Национальный цифровой ресурс Руконт - межотраслевая электронная библиотека (ЭБС) на базе технологии Контекстум (всего произведений: 634655)
Контекстум
.

Учебное пособие по экономическим темам (110,00 руб.)

0   0
Первый авторМазитова Флера Локмановна
АвторыХадиева Гульфия Камиловна
Издательство[Б.и.]
Страниц56
ID212032
Аннотация“Учебно-методическое пособие по экономическим темам (татарский язык)” предназначено для студентов экономических специальностей, изучающих татарский язык и работающих с экономическими текстами на занятиях по татарскому языку.
УДК(075)811.512.145
ББК81.2Тат-96
Мазитова, Ф. Л. Учебное пособие по экономическим темам : (татарский язык) / Г. К. Хадиева; Ф. Л. Мазитова .— : [Б.и.] .— 56 с. — URL: https://rucont.ru/efd/212032 (дата обращения: 23.04.2024)

Предпросмотр (выдержки из произведения)

1 нче текст Облигация Облигация – хуҗасы тарафыннан акча кертелгәнлеген таныклаучы һәм анда күрсәтелгән вакытта әлеге кыйммәтле кәгазьнең номиналь кыйммәтен һәм билгеләнгән процентын (аны чыгару шартлары белән башкача каралмаган булса) каплау йөкләмәсен раслаучы кыйммәтле кәгазь. <...> Облигация – эмитент мөлкәтенә милек титулы түгел, ул – заем таныклыгы. <...> Акцияләрдән аермалы буларак, облигациядә акча кайтарып бирүнең соңгы вакыты күрсәтелә (ул – бәясе түләнә, кайтарып бирелә торган кыйммәтле кәгазь). <...> Процентлар түләүдә акцияләргә караганда (дивидентлар түләү белән чагыштырганда) һәм башка йөкләмәләрне канәгатьләндерүдә (мәсәлән, оешманы бетергәндә) өстенлеккә ия булалар. <...> Эмитент белән идарә итүдә катнашу хокукы бирмиләр. <...> Дәүләт һәм дәүләт идарәсенең федераль дәрәҗәдәге органнары, җирле хакимият органнары, теләсә кайсы милек рәвешендәге һәм теләсә нинди оештыру-хокукый статуска ия (инвестиция фондларыннан тыш) предприятиеләр эмитент була. <...> Юридик һәм физик затлар (акчаны бары тик дәүләт облигацияләренә генә кертә алучы инвестиция фондларыннан тыш) облигацияләр хуҗасы була ала. <...> 2 нче текст Облигацияләр Облигацияләрнең исемлеләре һәм документ күрсәтүчегә бирелә торганнары була. <...> Акционерлар җәмгыятьләре үз облигацияләрен 1 елдан да ким булмаган вакытка чыгаралар. <...> Дәүләт облигацияләре 30 елга кадәр вакыт белән чыгарылырга тиеш. <...> Кабул ителгән тәртип буенча уртача вакытка исәпләнгән облигацияләр – 1 елдан <...>
Учебное_пособие_по_экономическим_темам_(татарский_язык).pdf
Ф.Л. МАЗИТОВА Г.К. ХАДИЕВА УЧЕБНОЕ ПОСОБИЕ ПО ЭКОНОМИЧЕСКИМ ТЕМАМ (ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК) КАЗАНЬ 2012
Стр.1
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ ФЕДЕРАЛЬНОЕ ГОСУДАРСТВЕННОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ВЫСШЕГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ «РОССИЙСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ТОРГОВО-ЭКОНОМИЧЕСКИЙ УНИВЕРСИТЕТ» КАЗАНСКИЙ ИНСТИТУТ (ФИЛИАЛ) Ф.Л. МАЗИТОВА Г.К. ХАДИЕВА УЧЕБНОЕ ПОСОБИЕ ПО ЭКОНОМИЧЕСКИМ ТЕМАМ (ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК) КАЗАНЬ 2012
Стр.2
УДК ББК Рекомендовано к печати учебно-методическим советом Казанского института (филиала) ГОУ ВПО РГТЭУ Рецензенты: Ф.М. Хисамова, д. филол. н., профессор кафедры современного татарского языка и методики преподавания ИФИ КФУ; Г.К. Закирова, к. филол. наук, доцент кафедры иностранных языков РГТЭУ. Мазитова Ф.Л., Хадиева Г.К. “Учебное пособие по экономическим темам (татарский язык). – Казань: 2012 г. “Учебно-методическое пособие по экономическим темам (татарский язык)” предназначено для студентов экономических специальностей, изучающих татарский язык и работающих с экономическими текстами на занятиях по татарскому языку. ISBN
Стр.3
ИКЪТИСАДИ ТЕКСТЛАР Текстларны укыгыз, эчтәлекләрен сөйләгез һәм сүзлекчә ярдәмендә русчага тәрҗемә итегез. 1 нче текст Облигация Облигация – хуҗасы тарафыннан акча кертелгәнлеген таныклаучы һәм анда күрсәтелгән вакытта әлеге кыйммәтле кәгазьнең номиналь кыйммәтен һәм билгеләнгән процентын (аны чыгару шартлары белән башкача каралмаган булса) каплау йөкләмәсен раслаучы кыйммәтле кәгазь. Облигация – эмитент мөлкәтенә милек титулы түгел, ул – заем таныклыгы. Акцияләрдән аермалы буларак, облигациядә акча кайтарып бирүнең соңгы вакыты күрсәтелә (ул – бәясе түләнә, кайтарып бирелә торган кыйммәтле кәгазь). Процентлар түләүдә акцияләргә караганда (дивидентлар түләү белән чагыштырганда) һәм башка йөкләмәләрне канәгатьләндерүдә (мәсәлән, оешманы бетергәндә) өстенлеккә ия булалар. Эмитент белән идарә итүдә катнашу хокукы бирмиләр. Шулай булгач, облигацияләр заем коралы булып торалар. Облигация төрләре: - эчке дәүләт заемнары облигацияләре; - башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм махсуслаштырылган хөкүмәт учреждениеләре облигацияләре; хакимиятнең җирле органнары облигацияләре; - предприятиеләр облигацияләре. Дәүләт һәм дәүләт идарәсенең федераль дәрәҗәдәге органнары, җирле хакимият органнары, теләсә кайсы милек рәвешендәге һәм теләсә нинди оештыру-хокукый статуска ия (инвестиция фондларыннан тыш) предприятиеләр эмитент була. Номинал – сумнар, каты һәм йомшак валюталар белән белдерелгән булырга мөмкин. Номиналның минималь күләме билгеләнмәгән. Юридик һәм физик затлар (акчаны бары тик дәүләт облигацияләренә генә кертә алучы инвестиция фондларыннан тыш) облигацияләр хуҗасы була ала. 2 нче текст Облигацияләр Облигацияләрнең исемлеләре һәм документ күрсәтүчегә бирелә торганнары була. Акционерлар җәмгыятьләре үз облигацияләрен 1 елдан да ким булмаган вакытка чыгаралар. Дәүләт облигацияләре 30 елга кадәр вакыт белән чыгарылырга тиеш. Кабул ителгән тәртип буенча уртача вакытка исәпләнгән облигацияләр – 1 елдан 5 елга кадәр, озак вакытка исәпләнгән (дәвамлы) облигацияләр 5 елдан да артык вакытка чыгарыла.
Стр.4
Алып торган акчаны кайтару рәвеше буенча, акчалата һәм натуралата (натура, товар белән) кайтарылучы облигацияләр була. Мәҗбүри заемнар белән беррәттән, ирекле урнаштырыла торган облигацияләр дә бар. Облигацияләр ирекле әйләнештә йөрүче һәм әйләнеш даирәсе чикләнгән төрләргә аерыла. Облигацияләр буенча процент алдан ук килешенә. Гадәттә, облигация билгеләнгән процентлы кыйммәтле кәгазь булып санала. Облигацияләрнең мәҗбүри реквизитлары: - эмитентның фирма исеме; - эмитентның урнашкан урыны; - кыйммәтле кәгазьнең исеме; - тәртип саны; - чыгару датасы; - облигация төре; - чыгарылышның гомуми суммасы; процент ставкасы; - акчаны кайтару шартлары һәм тәртибе; - номинал, исемле облигацияләр өчен – облигация тотучының атамасы (исеме). 3 нче текст Акция Акция – акционерлар җәмгыятьләре, предприятиеләр, оешмалар, коммерция банклары һәм кооперативлар тарафыннан чыгарыла торган кыйммәтле кәгазь. Акция – үстерү максатларына акча керткәнлекне (акционерлар җәмгыятендә әгъза булып торуны һәм аның белән идарә итүдә катнашуны) таныклый; аның хуҗасына эмитент-предприятие табышының бер өлешен – дивидент алуга хокук бирә. Акцияләр – акционерлар җәмгыяте мөлкәтенә милек титуллары, облигацияләр, депозит һәм саклык сертификатларыннан һ.б. аермалы буларак, заем түгел. Акцияне каплауның соңгы вакыты юк, акция (классик очракта) – акча берьюлы һәм тулысынча кайтарылып бирелми торган (облигацияләрдән аермалы буларак) кыйммәтле кәгазь. Инвестор акцияләргә керткәннән артыгын югалта алмый. Бу – алар җаваплылыгының чикле булуын күрсәтә. Гадәттә, акциянең бүленмәслегенә (аңа йөкләнгән хокукларның бүленмәслегенә) басым ясала. Бер тавышлы акциянең уртак ике хуҗасы һәрвакыт, теләсә кайсы очракта да, акционерлар җыелышында бары бер генә тавышка ия була. Башкача әйткәндә, әгәр бер акция берничә затныкы булса, бу затлар барысы да бер акция хуҗасы, ягъни акцияне бердәй тотучы булып саналалар. Халыкара һәм Россия тәҗрибәсе акцияләрне төп ике төргә бүлә: гадәти (гади) акцияләр һәм өстенлекле акцияләр. 4 нче текст Акцияләрнең төрләре
Стр.5